Бананлы королевская ватрушка" пешеру рецепты

30-май, 02;28 Posten 0



Камыр өчен: 1 стакан шикәр комы, 1 кап атланмай, 1 бал кашыгы сода белән аш серкәсе, чама белән он.

Шикәр комы, бүлмә температурасында эретелгән май, соданы аш серкәсе белән сүрелдерергә һәм шуңа кирәгенчә он салып, уалып тора торган камыр ясарга.  

Эчлек өчен: эремчек, 4 йомырка, 0.5 стакан шикәр комы, банан.

Ингредиентларны миксер белән барысын бергә болгатырга. 

Табаны майлап, камырнын яртысын угалап җәяргә, камыр өстенә киселгән бананны рәтләп тезергә, өстенә эчлекне агызырга да калган камырны эчлек өстенә уып җәяргә. Эремчек өстенә йөзем жимеше дә салырга


о сайте